Бу алым узган елларда нәтиҗәлелеген күрсәтте, ди урман хуҗалыгы министры.
Язгы-җәйге чорда халык ял иткән урман аланнарында янгын сүндерү машиналары кизү торачак. Бу хакта журналистларга Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
“Халык күпләп ял итә торган урыннарда, федераль һәм төбәк юллары уза торган урыннар урман фонды белән туры килгән мәйданнарда янгын сүндерү машиналары кизү торачак. Узган елларда әлеге тәҗрибә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Һәрхәлдә, бу эш халык белән эшләүдә психологик фактор булып тора”, – диде министр.
“Без халыкның ялын оештыруга зур игътибар бирәбез. Соңгы елларда федераль һәм республика автомобиль юллары янында 265 ял итү урыны булдырылды”, - дип тә өстәде Кузюров.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды, Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады һәм урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә дип язган иде.