Башкалабыз Казан шәһәренә гастрольләрен республиканың һәр театры имтихан тоту белән тиңли. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры иң уңышлы, иң шаулаган әсәрләре- Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе һәм А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасы белән К.Тинчурин исемендәге театр бинасында ике көн бик уңышлы чыгыш ясады.
Спектакльләрне караучы мәртәбәле шәхесләрдән Татарстан мәдәният министры урынбасары Э.Р.Камалова,шәһәрнең Киров районы хакимият башлыгы Д.Фәттахов, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы А.Абзалов, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим, театрлардан артистлар, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре, ТНВ каналы тележурналистлары,”Болгар” радиосы һәм башка кунаклар күп иде.”Иблис” спектакленә игътибар аеруча зур, “Яшенле яңгыр”ны узган елның декабрь аенда “Һөнәр” фестивалендә караучылар да бар иде.Фикерләр төрле, ләкин уңай якка тенденция көчлерәк, тамашачылар да, театр тәнкыйтьчеләре дә Минзәлә театрының нинди зур адымнар белән алга атлаганын әйтте. Имтиханын бик яхшы билгесенә бирде Минзәлә театры, яңа уңышлар юлдаш булсын!