Татарстанда лицензияле медицина кабинетлары мәктәпләрнең 60 процентында гына бар

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

 

Лицензия алу кыенлыклары медкабинетларга бүленергә тиешле квадрат метрлар күләме буенча СанПиН таләпләренә бәйле.

Татарстанда лицензияле медицина кабинетлары 700ләп мәктәптә бар. Бу гомуми мәктәпләр саныннан 60 процентны тәшкил итә. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.

“Бу мәгариф оешмасы учредителе булган муниципалитетлар вәкаләтендә. Лицензия алу кыенлыклары медицина кабинетларына бүленергә тиешле квадрат метрлар күләме буенча санитар кагыйдә һәм норма (СанПиН) таләпләренә бәйле. Безнең зур булмаган, стандарт медицина кабинетлары бар, әмма алар санитар кагыйдә һәм норма таләпләренә туры килмәгәнгә медицина эшчәнлегенә лицензия ала алмый. Ә алдагы елларда төзелгән мәктәпләр реконструкцияләнә алмый”, – дип сөйләде докладчы.

Министр урынбасары сүзләренчә, күп кенә авыл мәктәпләре фельдшер-акушерлык пунктлары белән килешү төзеп әлеге хәлдән чыга. “Балаларга медицина хезмәте күрсәтүдә проблемалар юк. Алар медицина комиссиясен фельдшер-акушерлык пунктлары базасында уза”, дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International