Аю мәктәбендә үсентеләр үстерелә

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Әле моның өстенә мәктәп яны территориясендәге парникта кәбестә үсентеләре дә үстереп сату планлаштырыла.

Рәмзис Кагиров исемендәге Аю гомумбелем бирү мәктәбендә биология укытучысы Фәнҗия Галиева җитәкчелегендә чәчәкләр үстерү өчен тартмаларга төрле орлыкларны чәчеп куйдылар. Хәзер алар бик яхшы гына үсеп киткәннәр. Биредә хәзер мәктәпнең тәрәзә төпләрендә 1500- петунья, 500-бархатцы, 300 берәмлек помидор үсентеләре үсеп утыра. Тиздән аларны 80 квадрат метрлы теплицага күчереп утырту планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International