Видеохрестоматиядә татар, рус, керәшен, чуваш, удмурт, мари һәм мордва халык уеннары тәкъдим ителгән.
Татарстанда «Бәйрәм түгәрәге. Татарстан халыклары балалар традицион уен культурасы. Җырлы-биюле уеннар. Видеохрестоматия» проекты гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
Анда татар, рус, керәшен, чуваш, удмурт, мари һәм мордва халык уеннары тәкъдим ителгән. Проектның җитәкчесе – Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров. Хрестоматияне Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре төзегән.
Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм кулланылу даирәсен киңәйтү өлкәсендә проектлар (программалар) гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты кысаларында әзерләнгән.