Безгә халыкны һәм мал-туарны күчерергә кирәк дигән мөрәҗәгатьләр кермәде, диде Радик Гыйсмәтов.
Татарстанда язгы ташудан зыян күргән район-авыл җирлекләрендә халыкны һәм мал-туарларны күчерү ихтыяҗы тумаган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР кризислы ситуацияләрне көйләү үзәге башлыгы Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.
“Язгы ташу үзәгендә калган авыллардан халык та, мал-туар да эвакуацияләнмәде. Вакытлыча тору пунктлары аларны кабул итәргә әзер булса да, мондый ихтыяҗ чыкмады. Күченү таләп ителгән очракларда, зыян күрүчеләр үз теләкләре белән туганнарына сыенды. Авылның яшәешен тәэмин итүдә куркынычлар тумады. Безгә халыкны һәм мал-туарны күчерергә кирәк дигән мөрәҗәгатьләр кермәде”, – диде бүлек башлыгы.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанның алты районын язгы ташу баскан һәм республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә дип тә язган иде.