Зират өмәләренә һәрбер кешенең эш кораллары – балта-пычкы белән килүен сорыйлар.
Татарстан мөхтәсибәтләре язгы җыештыру өмәләренә әзерләнә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
1 апрельдән республикада язгы санитар чистарту икеайлыгы башланды. Әлеге айлык барышында ишегаллары, парклар, урамнар янындагы яшел зоналар тәртипкә китереләчәк, светофорлар, юл билгеләре, бина фасадлары һәм балалар мәйданчыклары чистартылачак.
"Җыештыру-чистарту эшләре Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә башланып китте. Үткән ял көннәрендә Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр мәчет әйләнәсендәге карны таратырга чыкты. Әлеге эштә төрле яшьтәге алтмышка якын кеше катнашты. Кар эреп беткәч, мөселман кардәшләребез зиратларда кипкән агачларны, чүпләрне җыю эшенә тотыначак", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кайбыч мөхтәсибәтендә узган имамнар җыелышында зиратларны җыештыру көнен билгеләгәннәр. Барлык авылларда зират өмәләре 6 нчы майда 8.00 сәгатьтә узачак. Һәрбер кешенең эш кораллары – балта-пычкы белән килүен сорыйлар.
Шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары җыелышында, Рамазан аена әзерлек барышы буларак, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, чистарту, җыештыру башланачагы әйтелде. Имамнар тарафыннан 28 нче апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә актив катнашуны оештыру кирәклегенә басым ясалган.