68 илнең 800ләп шәһәрендә "Тоталь диктант" уздырылды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Диктант үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында кичә үк барлык урыннар да тулы булган.

 Бүген, 14 апрельдә, рус теле буенча “Тоталь диктант” халыкара мәгариф акциясе 68 илнең 800дән артык шәһәрендә узачак. Татарстанда диктантны республика шәһәрләренең дистәләгән төрле мәйданнарында язачаклар. Шундый мәйданчыкларның берсе - Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында булачак. Бу хакта Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Барлык урыннар да тулу сәбәпле, Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында үтәчәк "Тоталь диктант — 2018″ акциясенә катнашучыларны теркәү кичә кичтән үк туктатылды.

Теләге булган һәркем диктантны онлайн рәвештә яза алачак. Онлайн-диктантның өч төре каралган. Турыдан-туры трансляцияләр Мәскәү вакыты буенча 8:00, 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Тоталь диктантның рәсми сайтында башланачак.

Мәскәү вакыты буенча 8:00 сәгатьтә башланачак Владивосток эфиры проектның төп мәйданы Ерак Көнчыгыш федераль университетында барачак. Текстны анда диктант авторы Рүзәл Яхина укыячак.

Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә трансляция Новосибирскта башланып китәчәк. Новосибирск дәүләт университетында диктант текстын «Яндекс»ның тавыш ярдәмчесе Алиса укыячак. Алиса — диктатор роле ышанып тапшырылган беренче тавыш ярдәмчесе. Күрше аудиториядә трансляцияне Тоталь диктантның Эксперт советы рәисе Наталья Кошкарёва алып барачак.

Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә берьюлы дүрт шәһәрдән дүрт трансляция башлана:

— Таллиндагы Рус мәдәнияте үзәгендә текстны Виктор Сухоруков укыячак;

— Санкт-Петербургтагы А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында трансляцияне Светлана Сурганова алып барачак;

— Мәскәүдә «Мәскәү корыч һәм эретмә институты» Милли тикшеренү технология университетында Леонид Ярмольник чыгыш ясаячак;

— Башкаладагы Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында диктантны җырчы Зара алып барачак.

Исегезгә төшерәбез: бүген, 14 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” татарстанлыларны “Тоталь диктант-2018” чарасына чакыра. Бу - һәр елны, теләге булган һәркем өчен уздырыла торган, ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе.

“Татар-информ” сайтында акциянең онлайн-трансляциясе урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International