Соңгы дистә елда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну авырулары үсеше күзәтелә.
16 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы уздырыла. Чара “Эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне норматив-хокукый камилләштерү” темасына багышланган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы кебек эчәкнең ялкынсыну авырулары бүгенге көндә гастроэнтерологиядә җитди проблемалардан санала. Бу авыруларны күп еллар өйрәнүгә карамастан, килеп чыгышлары әле һаман билгеле булмавы белән аңлатыла.
Соңгы дистә елда Россиядә эчәклекнең ялкынсыну чирләре үсеше күзәтелә. Ел саен 100 мең кешегә 5-20 очрак теркәлә. Бу күрсәткеч арта бара. Соңгы 40 елда ул якынча алты мәртәбә арткан.