Татарстан укучылары информатикадан Бөтенроссия олимпиадасында җиңде

2018 елның 13 апреле, җомга

Ульяновскида узган олимпиадада Россиянең 85 төбәгеннән 244 укучы катнашты.

Татарстан укучылары информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Ярышларның йомгаклау этабы Ульяновскида узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Олимпиадада унберенче сыйныф укучылары арасында - Рамазан Рәхмәтуллин һәм Әсхат Сәхабиев, тугызынчылардан абсолют җиңүче Илдар Гайнуллин булды. Алар барысы да - КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары.

Олимпиада призерлары булып, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан Азат Исмәгыйлов һәм Исмәгыйль Сәйфетдинов, 122нче гимназия укучылары Игорь Зверев, Николай Терехов һәм Арсений Староверов, шулай ук 131нче лицейдан Булат Миннәхмәтов танылды.

Ульяновскида узган олимпиадада Россиянең 85 төбәгеннән барлыгы 244 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International