Быел Татарстанда инвалидларның 35 процентын эш белән тәэмин итү бурычы куелган

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада өстәмә рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән 4,6 мең кеше эшкә урнаштырылачак.

Быел Татарстанда инвалидларның 35 процентын эш белән тәэмин итү бурычы куелган. Республикада өстәмә рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән 4,6 мең кеше эшкә урнаштырылачак. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова министрлыкта узган коллегиядә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда инвалидларның мәшгульлеге өчен тиешле шартлар тудыру буенча сизелерлек эш башкарылды, районнар буенча бүлеп, эшкә урнаштыру буенча юл картасы расланды. Әлеге эшкә барлык муниципаль районнар да актив кушылды», - дип искәртте ул.

Министр урынбасары Чистай районын мисал итеп китерде. Анда узган ел уртасында эшсезлек дәрәҗәсе нибары 25,8 процент тәшкил иткән. Бүгенге көндә райондагы инвалидларның 34,3 проценты эш белән тәэмин ителгән.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада хезмәткә сәләтле яшьтәге 79,4 мең инвалид исәпләнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International