Татарстанда Р-239 юлында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чиклиләр

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

 

Хәрәкәт, юлда ремонт үткәрелү сәбәпле, бер полоса буенча оештырылачак.

16 апрельдә Татарстанда Р-239 автоюлының Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан белән чик 234 нче чакрымында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта “Волго-Вятскуправтодора” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Трассада 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә хәрәкәт бер полоса буенча гына оештырылачак. Бу Колшәрипов-Әлмәт 74 чакрымындагы ремонт эшләре белән бәйле.

“Төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгәч тә, хәрәкәт штат режимында булачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International