Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

 

Әлеге акция әти-әниләргә бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат бирәчәк. 17 апрельдә Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак.

Әлеге акция Казанның 127нче мәктәбендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International