Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе эшли

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

 Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Монда сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин.

Шулай ук Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны да эшли дип искә төшерә министрлык. Медицина ярдәмен күрсәту, дару тәэминаты һ.б. мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен «кайнар элемтәнең» (843) 231-20-70 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International