Татарстан Президенты Космонавтика көне белән котлады.

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

 Бүген, Космонавтика көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов интернетка Казандагы Ирек мәйданыннан ракета "очу" турында видео куйды.

Монтажлап ясалган видеоны ул Инстаграмдагы битендә урнаштырды. Шулай итеп Татарстан Президенты Космонавтика көне белән котлады. 

1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин беренче тапкыр космик очыш ясады. Ул Җир тирәли орбита буенча "Восток-1" корабында әйләнеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International