2 томлык җыентыкта архив документлары һәм фотоматериаллар урын алган.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентыклар чыгаруга 1 млн.800 сум акча бүлеп бирелгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге китапларны тәкъдим итү уңаеннан матбугат очрашуында архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова шулай дип белдерде.