Театр тормышы
«Татар - информ» мәгълүмат агентлыгында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары һәм җитәкчелеге катнашында матбугат конференциясе узды.
Минзәлә театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премиясе лауреаты Роберт Шәймәрданов, театрның баш рәссамы Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, артистка, “Тантана” театраль премиясе дипломанты Зилия Закирова, артист Рөстәм Зиннуровлар катнашындагы матбугат конференциясендә сүз театрның Казандагы гастрольләре, “Тантана” театраль премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясендә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедясе белән җиңеп чыгулары турында, репертуар, төп рольләрне башкарган артистларның ничек эшләве турында барды.
Минзәлә театры К.Тинчурин исемендәге театр бинасында
9 апрельдә - Х.Җәвид “Иблис” (“Дьявол”) трагедиясен
10 апрельдә – А.Островский “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасын күрсәтә.
Иблис ролендә – Рөстәм Зиннуров
Катерина ролендә – Зилия Закирова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты