Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышында катнаша.
Хөкүмәтнең барлык баскычлары көндәшлекне үстерү өчен чаралар күрергә тиеш. Бу хакта ТАСС Россия Президенты Владимир Путинга сылтама белән хәбәр итә.
Путин Россия Президентына узган сайлаулардан соң Россия Дәүләт Советының беренче утырышын уздыра. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
”Сез ил алдында нинди зур бурычлар торуын беләсез. Аларны хәл итүгә ныклап тотыну кирәк. Биредә җәмгыять тә, бизнес та, хакимият органнары да, һәм, билгеле, барлык Россия Федерациясе субъектлары көче дә таләп ителә”,- дип белдерде Путин.
Утырышның темасы — илдә көндәшлекне үстерү. “Бу безнең эштә төп юнәлешләрнең берсе”, дип искәртте Россия Президенты.