Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак

2018 елның 6 апреле, җомга

Былтыр республикада 25 чистарту корылмасы кулланылуга тапшырылган.

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта “Татар-Информ “ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белдерде.

Соңгы 2-3 елда республиканың су чистарту корылмалары өлкәсендә шактый эш башкарылды. Сулыкларны нигездә сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклар пычрата. Моннан тыш сулыкларга автомобиль юлларыннан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән пычрак сулар да тискәре йогынты ясый, диде Фаяз Шакиров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International