Татарстанда кешеләр үлгән янгыннарның төп сәбәпләре билгеле булды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

 

Ут белән сак эш итмәү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу янгынга китерә, диде Алексей Пашин.

Татарстанда кеше гомерен өзгән янгыннарның төп сәбәбе ут белән сак эш итмәү булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин сөйләде.

“Кеше үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе: ут белән сак эш итмәү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Янгында 41 яшьтән алып 61 яшькәчә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәлак була. Бу пенсия яки пенсия алдындагы яшьтәге кешеләр”, - дип билгеләп үтте эксперт.

Сүз уңаеннан, быел ут төртү аркасында 36 янгын чыккан, аларда 7 кеше үлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International