Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Республикада бер атна эчендә 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кимегән. 26 марттан 1 апрельгә кадәр бер атна эчендә республикада 26 мең 489 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” ике атна дәвамында республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемиология баскычыннан узуын хәбәр иткән иде. Ул вакытта 15нән 25 мартка кадәр 29 мең 761 авыру очрагы теркәлгән иде.

Бүгенге көндә авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 10,9 процентка кимеде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International