Интертаттагы “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

25 мартта “Интертат” сайтында “Халык җырчысы” бәйгесе башланды.

25 мартта “Интертат” электрон сайтында башланган “Халык җырчысы” бәйгесенең беренче финалисты ачыкланды. Чаллыда яшәүче Фларид Минкаһиров "Сары чәчәк" җырын башкарып, “Интертат” сайтының Вконтактедагы төркемендә 200 дән артык тавыш җыйды.

Искәртеп үтик, “Халык җырчысы” бәйгесендә профессиональ белеме булмаган үзешчән җырчылар катнаша ала. Алар җибәргән видеоязмалар intertat.tatar сайтының "Халык җырчысы" рубрикасына урнаштырыла. Бәйгедә һәр атна саен бер финалист ачыклана. Ул 10 атна дәверендә барачак һәм бәйге ахырында бары тик бер генә кеше сайланылачак. Аңа “Халык җырчысы” исеме биреләчәк. Җиңүче ачык сайлау нәтиҗәләре буенча 4 майда билгеләнәчәк. Җиңүчегә төп бүләк – смартфон. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International