Соклангыч уңышлар
Узган елгы иҗади эшләргә нәтиҗә ясалып,27 март , Халыкара театр көнендә Казанда “Тантана” театраль премияләре тапшырылды.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасында Катерина роле өчен артистка Зилия Закирова “Иң яхшы хатын-кыз роле” , артистка Рания Җиһаншина шул ук спектакльдә Варвара роле өчен “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясендә Иблис роле өчен артист Рөстәм Зиннуров “Иң яхшы ир-ат роле”номинацияләрендә , “Иблис” спектакле –“Ел вакыйгасы”номинациясендә тәкъдим ителгән иде. Алар барысы да премиягә номинант булдылар. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының барлык дәүләт театрлары, муниципаль театрлары, театр-студияләре арасында Минзәлә театры иң мәртәбәле, “Тантана”ның иң югары ноктасын күрсәткән “Ел вакыйгасы” номинациясендә “Иблис” спектакле белән җиңеп чыкты! Тагын бер зур бүләк – артистка Зилия Закирова Катерина роле өчен “Кече шәһәр театрлары” федераль партия проектының Иҗтимагый советыннан махсус Дипломга лаек булды! Коллектив күп көч куеп эшләгән эшләр җимеше бу. Афәрин,котлыйбыз!