Минзәлә районында 3 айда сөт җитештерү 15,6 тоннага артты

2018 елның 30 марты, җомга

Март аенда сыерлардан сөт савып алуны арттыру буенча районыбыз терлекчеләре Актаныш районыннан гына калышып республикада икенче урынны билиләр. Алдагы көннәрдә сөт җитештерү  буенча Югары Ослан районы терлекчеләрен узып китәргә мөмкинлек бар.

Минзәлә районы терлекчеләре тулаем савымны гыйнвар аенда дүрт тоннага арттырдылар. Февральдә дә үсеш күзәтелде.  Февраль аенда да тулаем савым 4,9 тоннага күтәрелде. Март аенда сөт җитештерү ай башына караганда 6,6 тоннага артты. Хәзер район хуҗалыклары көн саен 51300 килограмм сөт савалар.  Быел өч айда узган елның шул чоры белән чагыштырганда тулаем сөт савып алу 15,6 тоннага күбрәк.   Бүгенге көндә уртача көнгә һәр сыердан 11,2 килограмм сөт савып алына. Республикабызның сөт савып алу буенча алда баручы Әтнә районы терлекчеләре көнгә уртача бер сыердан-24,3 кг, Мамадыш-21,5кг, Кукмара районы телекчеләре 21,2 килограмм сөт савып алалар. Республикада һәр сыердан иң күп сөт савып алу буенча Кукмара районы Вахитов  хуҗалыгы тулаем сөт савып алуны 64,7 тоннага җиткерде. Бу хуҗалык һәр сыердан уртача 30,4 килограмм сөт җитештерә.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International