Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабында Татарстаннан 13 коллектив катнашачак

2018 елның 30 марты, җомга

 

Әлеге фестиваль Бөтенроссия хор җәмгыяте һәм Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан башта -төбәкләрдә, округта, ә финалы Мәскәүдә үткәрелә.

 Иртәгә, 31 март көнне, Казанның 2нче Балалар музыка мәктәбендә Бөтенроссия хор фестиваленең 1нче - төбәк этабы узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестиваль Бөтенроссия хор җәмгыяте һәм Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 

Төбәк этабыннан узган хорлар 2нче этабта - округ этабында катнашачак. Округ этабын 2018 елның 1 апреленнән 12 июненә кадәр үткәрү планлаштырылган.

3нче  - финал этабы - ноябрь аенда Мәскәүдә узачак.

Татарстанда фестивальнең төбәк этабын ТР Мәдәният министрлыгы үткәрә. Быелгы конкурста Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск һәм республиканың башка шәһәрләреннән 13 коллектив катнашуы көтелә. Жюри составына ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Нияз Гәрәев; Казан дәүләт мәдәният министрлыгының этносәнгать музыка иҗаты һәм белем бирү кафедрасы доценты Александра Самойлова кергән.

Исегезгә төшерәбез: Хор фестивале 2015 елдан башлап уздырыла. Беренче фестивальдә 60 меңнән артык кеше катнашкан, шуңа күрә хор сәнгате традицияләрен саклый һәм үстерә торган чараны ел саен үткәрү карары кабул ителгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International