Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыйды

2018 елның 30 марты, җомга

Вакытлыча чикләү Абхазиядә көрән төстәге кандаланың киң таралуына бәйле. Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә "Известия".

«Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.

«Россельхознадзор быелның 2 апреленнән Абхазиядән Россиягә, күп тапкыр кулланыла торган әрҗә һәм агач-төрү материалларын да исәпкә алып, үсемлекчелек продукциясен кертүне вакытлыча чикләде», - диелә Россельхознадзор сайтында.

Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International