“Бүләк итү көннәре” акциясе катнашучыларга мәдәни мирас һәм йолаларны саклап калуга үз өлешләрен кертү, тарихка кереп калу мөмкинлеген бирә.
1-5 апрельдә Татарстан Милли музее Казан кешеләрен һәм башкала кунакларын традицион уздырыла торган “Бүләк итү көннәре” акциясендә катнашырга чакыра. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Милли музей фондларында 900 меңнән артык әйбер саклана. “Бүләк итү көннәре” акциясе анда катнашучыларга мәдәни мирас һәм йолаларны саклап калуга үз өлешләрен кертү, тарихка кереп калу, Милли музейның Мактау китабына үз исемнәрен яздыру мөмкинлеге бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.
Барлык бүләк ителгән әйберләр 5 нче апрельдә күргәзмәгә куелачак һәм катнашучыларны “Иң борынгы” – иң борынгы чор предметы, “Предмет – легенда” – кызык тарихлы предмет, “Раритет” – иң уникаль предмет, “Предмет – мемориаль” – Россия һәм Татарстанның танылган кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле мемориаль предмет номинацияләрендә билгеләп үтәргә җыеналар.
Акция Милли музейда һәм аның филиаллары булган М. Җәлил музей-фатирында, Е.А. Боротынский, К. Насыйри, Л.Н. Толстой, композитор Н.Җиһанов, С. Сәйдәшев музейларында, Г.Тукайның Әдәби музеенда, А.М. Горькийның Әдәби-мемориаль музеенда, В.И. Ленинның музей-йортында, Бөек Ватан сугышы мемориаль музеенда, Печищи авылындагы Я.Купала, Красновидово авылындагы А.М. Горький музейларында да уздырыла.
Нәтиҗәләр ясау һәм котлаулар Татарстан Республикасының Милли музеенда 5 апрельдә була. Башлана 14:00 сәгатьтә.
Чара музейның туган көне уңаеннан үткәрелә (музей 1895 елның 5 апрелендә ачылган).