Республикада үткән ОРВИ йоктырган 29 мең 761 кеше теркәлгән.
Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар саны 30 мең кешегә якынлашкан. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
19нан 25 мартка кадәр кискен вируслы йогышлы авыру йоктырган 29 мең 761 кеше теркәлгән.