Брифинг бүген, 27 мартта, 10.00 сәгатьтә башлана һәм видеоконференция режимында уздырыла.
Бүген, 27 мартта, ТР Хөкүмәт Йортында "Татарстан Республикасы хезмәтләренең язгы ташу чорына әзерлеге" дигән темага брифинг уздырыла. Әлеге мәгълүмат ТР Хөкүмәте рәсми сайтында чыккан.
Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, брифингта ТР Гражданнар оборонасы министры урынбасары Николай Суржко, "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау" идарәсенең бүлек җитәкчесе Алексей Соколов һәм ТР кече судлар буенча дәүләт баш инспекторы Юрий Венедиктов катнашачак.
Брифинг 10.00 сәгатьтә башлана һәм видеоконференция элемтәсе режимында уздырыла. ТР Хөкүмәте сайтында турыдан-туры трансляция планлаштырыла.