Татарстанда буран көтелә

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә.

Иртәгә, 27 мартта, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда урыны белән буран чыгачак, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International