Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

2018 елның 23 марты, җомга

12-18 март көннәрендә әлеге авырудан интегүчеләр саны артып, бу чирне яңа гына эләктергән 26 мең 975 кеше теркәлгән.

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар яңадан арткан. 12-18 март көннәрендә әлеге авырудан интегүчеләр саны артып, бу чирне яңа гына эләктергән 26 мең 975 кеше теркәлгән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр күзәтчелек органы белгечләре 1-12 март көннәрендә Татарстанда ОРВИ белән авыруның нибары 16 мең 76 очрагы теркәлүе хакында белдергән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International