Татарстанда 21 меңнән артык кеше сайлау комиссияләре эшчәнлегендә катнаша

2018 елның 18 марты, якшәмбе

“Сайлау комиссияләре тарафыннан зур әзерлек эше башкарылды. Укыту программасы эшләнде”, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанда сайлау комиссияләре эшенә 21 меңнән артык сайлау комиссияләре әгъзалары җәлеп ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Ул Татарстанның бөтен территориясендә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәген әйтте. “Мин барыбызны сайлау башлану белән котлыйм. Республикада иртәнге 8 гә барлык 2817 участок ачылды, шул исәптән 49 сайлау участогы гражданнарның вакытлыча булу урыннарында, 41 участок хастаханәдә, 4 участок Тикшерү изоляторында, 2 участок санаторийда, 1 әр участок тимер юл вокзалында һәм аэропортта”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул сайлау комиссияләре эшенә 21 меңнән артык сайлау комиссия әгъзалары җәлеп ителгәнен хәбәр итте. “Сайлау комиссияләре тарафыннан зур әзерлек эше башкарылды. Укыту программасы эшләнде. Территориаль һәм участок сайлау участокларының бөтен состав укытылды, тест узды. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан һәр муниципаль берәмлектә, шәһәр округында өйрәтү семинарлары үткәрелде. Барлык комиссияләр технологик һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International