Татарстанда өлешчеләрне яклау фонды төзеләчәк

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтү оешмасы төзү турындагы указга кул куйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләрне яклау фонды төзү турындагы указга кул куйды. Шул хактагы документ Татарстан Президенты сайтында дөнья күргән.

Әлеге фонд «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы законны гамәлгә ашыруда катнашачак.

Татарстан Министрлар Кабинеты алдында фондның оештыручысы булачак башкарма хакимият органын билгеләү бурычы тора.

Указ быелның 9 мартында үз көченә керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International