8 март бәйрәмен Иркәнәш хатын-кызлары саф һавада уеннар белән каршы алдылар. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге оештырган әлеге чарада алар ике командага - "Кояшкай" һәм "Яз" - бүленеп, алар төрле спорт төрләрендә үзләрен сынап карадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар, самоварда кайнатылган чәй һәм коймаклар белән сыйландылар. Ә ярыш нәтиҗәсендә дуслык җиңде. Хатын-кызларга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов исеменнән бүләкләр тапшырылды.
8 март көнне, Иркәнәш мәдәният йортында үз җырларын хатын-кызларга Азат Тимершәех бүләк итәчәк. Концерт 18.00 да башланачак.