Татарстан Президенты үзенең туган көнен Мәскәүдә үткәрә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау сүзләре өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде.
Бүген республика лидерына 61 яшь тула. Социаль челтәрләр аша аңа үз теләкләрен җиткергәннәр.
«Барыгызга да уңышлар, исәнлек, саулык телим. Рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга.
Татарстан Президенты үзенең туган көнен Мәскәүдә үткәрә. Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итә. Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.