Данлыклы Камал театры – Минзәләдә
Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры Минзәләдә бик сирәк кунак. Ел саен февраль аенда Яр Чаллы шәһәренә берничә көнлек гастрольләргә килсәләр дә, якын – тирәдәге кечкенә шәһәрләр мәхрүм калалар иде.
4 мартта 18.00 сәгатьтә, район Мәдәният сарае бинасында, мәшһүр театр, сатира остасы Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Килә ява, килә ява” комедиясен күрсәтә. Әсәрне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган. Спектакль афишасында Рамил Төхфәтуллин, Эмиль Талипов, Ирек Кашапов, Илнур Закиров, Айгөл Хәйруллина, Айгөл Шәкүрова исемнәре бар.
Барлык театр сөючеләр спектакльгә килми калмаслар, дип ышанабыз. Билетлар район Мәдәният сарае кассасында һәм Минзәлә театры администраторларында.