2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

2018 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышының 32 ветераны яңа торак алачак. Бу максатларга 42,67 миллион сум акча бүленгән.

2005 елдан тормышка ашырылучы республика программасы торак шартларын яхшырту өчен чиратта торган гражданнарга билгеләнгән. Нигездә - предприятие эшчеләре һәм бюджет тармагында көч куючыларга.

Үткән 11 ел эчендә 18 974 ветеран торак шартларын яхшырткан, бу максатларга 19,9 миллиард сум акча юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International