Бәйгенең зональ этаплары 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк, 20 тәрбияче финалга чыгачак.
Татарстанда республиканың алдынгы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” исеме өчен көрәшә. “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зональ турлары дәвам итә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Минзәлә, Чистай, Буа районнары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа чишмә, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас районнары тәрбиячеләре үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен күрсәттеләр, диелә әлеге хәбәрдә.
“Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зональ этаплары 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә 20 тәрбияче финалга чыгачак.