Сбербанк бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк.

Якын киләчәктә Россиядә Сбербанк бүлекләрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен, «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта банкның идарә рәисе урынбасары Олег Ганиевка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Банклардагы мондый тәрәзәләрдә клиентларга ислам таләпләрен исәпкә алучы партнерлар банкингы нормалары буенча хезмәт күрсәтеләчәк.Олег Ганиев сүзләренчә, Россиядә «ислам тәрәзәләре» Башкортстан, Татарстан, Чечня республикаларындагы башка банкларда бар инде.

Банкның идарә рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, Сбербанкның ел ахырына кадәр Россиядә партнерлар банкингы буенча – ике, илдән читтә тагын берничә килешү төзү ихтималы бар.

«Безнең авыл хуҗалыгы кластеры продукциясен Урта Көнчыгыштагы илләрнең берсенә озатуны финанслау буенча күптән түгел төзелгән килешү хакында игълан ителәчәк», - диде Олег Ганиев. Сбербанк алдагы килешүләрендә Төркиянең DebizBank банкы потенциалын файдаланырга мөмкин. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International