Татарстан иң популяр Россия төбәкләре унлыгына кергән

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Узган елда республикага 3,1 млн турист килгән.

Татарстан 2017 ел нәтиҗәләре буенча туристларның иң популяр Россия төбәкләре унлыгына кергән. Бу хакта «ТурСтат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, узган елда республикага 3,1 млн турист килгән. 2016 ел белән чагыштырганда, бу җиде процентка күбрәк. Шул рәвешле әлеге рейтингта Татарстан җиденче урында тора.

Рейтингның лидерлары булып Краснодар (15,8 миллион турист), Мәскәү (14,1 млн турист) һәм Кырым (5,4 млн) тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International