Республикада, декабрьдән башлап, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 га кимрәк янгын чыккан.
Татарстанда кыш башланганнан бирле 442 янгын чыккан. Аларда 38 кешенең гомере өзелгән, 46 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин җиткерде.