Республика чаңгычылары Идел буе округында өченче урын яулады.
Чаңгы ярышлары буенча Татарстанның 17-18 яшьлек һәм аннан кече яшьтәге чаңгычылары Идел буе федераль округы беренчелегендә 3 нче урын яулады. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясеннән җиткерделәр.
Ярышлар 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә узды.
Идел буе федераль округы беренчелеге Россиянең 14 төбәгеннән 190 чаңгычыны үзенә җыйган. Татарстан чаңгычылары Удмуртия һәм Пермь өлкәсе командаларыннан гына калышып, өченече урын яулады.
“Бирегә Идел буе федераль округының иң көчле спортчылары килде. Чөнки финал быел республика тарихында беренче мәртәбә “Ялта-Зәй” үзәгендә узачак. Ул март аенда үткәрелә”, – ди бу уңайдан федерация вице-президенты, Татарстан җыелмасының баш тренеры Эдуард Галиев.
Аның сүзләренчә, узган ел дүртенче урын яулаган Татарстан чаңгычыларының күрсәткечләре яхшыруга республикада яңа чаңгы базалары ачылу белән дә бәйләп аңлатыла.