Бер ел эчендә Татарстан оешмаларына сигез миллион киберһөҗүм ясалган

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Роман Шәйхетдинов киберһөҗүмнәрнең барысы да вакытында фаш ителүен һәм зарарсызландырылуын белдерде.

2017 елда компьютер аша Татарстан дәүләт мәгълүмат ресурсларына кереп, зыян китерүгә омтылучы 8 миллионнан артык очрак теркәлгән. 2017 елның декабрендә республика предприятиеләре һәм дәүләт учреждениеләренең мәгълүмати ресурсларына 800 меңнән күбрәк компьютер һөҗүме ясалган. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Министр ресурсларга үтеп керү очракларының, алдагы ел белән чагыштырганда, 60 процентка артуын әйтте. “Дөньяда мәгълүмати куркынычларның үсеше күзәтелә, бу Татарстанга да кагыла. Еш кына дәүләт структураларына һәм эре сәнәгать предприятиеләренә киберһөҗүмнәр юллана”, - диде Роман Шәйхетдинов. Ул киберһөҗүмнәрнең барысы да вакытында фаш ителгәнен һәм зарарсызландырылганын белдерде.

Расширенное заседание коллегии Министерства информатизации и связи РТ. Фото: Михаил Фролов

Министр дәүләт телекоммуникацияләр системасы инфраструктурасында кулланучыларның 80 меңнән артык эш урыны саклануга каралганын билгеләп узды. Ул мәгълүмат саклау өлкәсендә "Лаборатория Касперского", "Доктор Веб", "ICL" компанияләре белән актив хезмәттәшлек алып барылуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International