Никахны рәсмиләштерүгә электрон гариза бирү популярлашкан

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

ЗАГС органнарында 1926 елдан башлап теркәлгән барлык актларны цифрлаштыру буенча федераль бурыч куелган.

Татарстанда электрон хезмәтләрдән ЗАГСка гариза бирү аеруча популярлашкан. Никахны рәсмиләштерүгә гаризаларның 97 проценты Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирелә. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Министр ЗАГСка барлыгы 196 меңнән артык электрон гариза тапшырылганын әйтте. “Безнең төбәк системасы 2008 елдан бирле эшли. Былтыр безнең тәҗрибәне бөтен Россиягә тарату карары кабул ителгән иде. Безнең алда хәзер үз системабызны федераль система белән берләштерү бурычы тора. Бу зур проект. Якындагы өч елда ЗАГС органнарында 1926 елдан башлап теркәлгән барлык актларны цифрлаштыру буенча федераль бурыч куелган. Бу 13 млн документ”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

Министр бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценты электрон хезмәтләрдән файдалануын билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International