Табиб күрсәтмәләре дәүләт порталында шәхси кабинетта теркәлеп барырга мөмкин

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Диагностика тикшеренүләре нәтиҗәләре, табиб күрсәтмәләре һәм киңәшләре пациентка күренеп торырга тиеш, ди сәламәтлек саклау министры.

Киләчәктә үткәрелгән вакцинацияләр, лаборатория тикшеренүләре, табиб билгеләгән күрсәтмәләр шәхси кабинетларда теркәлеп барырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Гадел Вафин хәбәр итте.

“Тармакта мәгълүматлаштыруның чираттагы этабы гражданнар өчен сервислар булдыру. Диагностика тикшеренүе нәтиҗәләре, табиб күрсәтмәләре һәм киңәшләре пациентка күренеп торырга тиеш”, – диде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International