"Интертат" татар сайтлары арасында лидер

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Электрон газета 2017 елның декабрендә дөньяда иң күп укыла торган татар сайты дип танылды.

"Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "Интертат" электрон газетасының 2017 елның декабрендә дөньяда иң күп укыла торган татар сайты дип танылганын билгеләп узды. Бу хакта ул бүген агентлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

"Интернет – татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерүнең, төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларның мәгълүмат алмашуы өчен потенциаль мәйданчыгы", – диде Айрат Зарипов.

Ул "Татар-информ" сайтының 2016 елда .tatar домены белән эшли башлаган татар телле версиясенә аена 53 мең кеше керүен белдерде. "Ә "Интертат" электрон газетасы 2017 елның декабрендә дөньяда иң күп укыла торган татар сайты дип танылды. Соңгы айда анда 165 мең кеше кергән", – диде Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International