Гадел Вафин сырхауханәләрне, акушерлык пунктларын яңарту өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы быел 120 объектны, шул исәптән, республика учреждениеләре сырхауханәләрен төзекләндерергә җыена. Бу хакта бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы узган 2017 елгы эшчәнлегенә ясалган чыгышында әйтте.
Бу минутларда Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясе бинасында коллегия утырышы башланып китте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Тармак министры Гадел Вафин узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тота. Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә 71901 кеше эшли. "Узган ел Татарстанда сәламәтлек саклауның нәтиҗәле системасын төзү өчен мөһим ел булды. Иң башта, беренчел звеноны модернизацияләү дәвам итте. Бу республика һәм, тулаем Россия өчен, бәһасез проект булды”, - дип министр Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гадел Вафин әйткәнчә, 2017 елга куелган барлык бурычлар үтәлгән, бүлеп бирелгән акчалар тиешенчә эшкә сарыф ителгән. "Хәзерге вакыта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада 74 объектта эшләр тулысынча тәмамланган. Әлмәт һәм Түбән Камада бу эшкә җаваплы карау нәтиҗәсендә, биналарда ремонт эшләре вакытыннан алда тәмамланган", - диде министр. Ул Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе һәм белгечләренә рәхмәтен җиткерде.
"Капиталь ремонт буенча эшне быел дәвам итәбез. Программаны вакытында үтәү бурычы быел да саклана", - диде Гадел Вафин. Министр, шулай ук, заманча эндоскопик һәм рентгенологик җайланмалар белән җиһазланган эре территориаль медицина берләшмәләре һәм диагностика үзәкләрен булдыру бурычы торганын әйтте.