Татарстанда “Иң яхшы хат язу дәресе” бәйгесе җиңүчесен тәбрикләделәр

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан.

“Иң яхшы хат язу дәресе“ Бөтенроссия конкурсының республика этабында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы Плеханов Ильяс җиңү яулады, дип хәбәр итә "Теләче-информ" сайты.

“Россия почтасы“ быел унөченче тапкыр уздырыган бәйгенең максаты – эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру.

Бәйгедә Татарстандагы 120 мәктәптән барлыгы 260 укучы катнашкан. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә ачыкланган.

"Саба районара почтамп җитәкчесе Фәнил Ильясов җиңүчене котлады һәм "Татарстан почтасы" Дипломын һәм призын тапшырды", дип хәбәр итә Теләче районы сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International