Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Илдус Нәфыйков бюджет акчасының кая сарыф ителүе катгый тикшереләчәк, дип белдерде.

“Кризис шартларында акча мәсьәләсе аеруча кискен тора. Катлаулы вазгыять билбауларны кысарга мәҗбүр итә. Бу шартларда өстәмә бюджет резервларын барларга, бюджетны экономияләргә кирәк”, - дип белдерде Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков бүген йомгаклау коллегиясе утырышында.

Ул прокуратураның, финанс һәм казначылык органнары белән берлектә, республикада гамәлгә ашырыла торган бюджет программаларын җентекләп тикшерәчәген әйтте. Бу тикшерүләрнең максаты кирәкмәгән чыгымнар тотылу-тотылмавын ачыклау булачак.

“Акчаны инде куллангач түгел, ә каядыр киткәнче үк тикшерергә кирәк. Бүгенге тикшерүләрнең нәтиҗәлелеге бик түбән”, - диде Илдус Нәфыйков. Ул Хисап палатасының финанслар белән бәйле 2,5 млрд сумлык закон бозуны ачыклаганын искәртте. Шуның нибары 50 миллион сумына гына җинаять-хокукый бәя бирелгән, анысының да тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 миллион сумы гына кайтарылган. “Моның өчен чып-чынлап җаваплы булган җитәкчеләр җинаять җаваплылыгына тартылмады да. Республика министрлыклары һәм ведомстволарында бернинди контрольсез финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып баручы учреждениеләр, фондлар, предприятиеләр нык артты. Эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә төрлечә ярдәм итү формаларына акча тотылуы, субсидияләр өләшүгә, республика һәм федераль программаларга юнәлдерелгән бюджет акчаларының сарыф ителеше законлы булу-булмавы безне бик борчый”, - дип билгеләп узды прокурор.

Илдус Нәфыйков “Контракт системасы турындагы закон”нан тыш төрле чаралар уздыруга 500 миллион сум акча сарыф ителгәнен әйтте. “Бу максатларга акча субсидияләр рәвешендә төрле оешмаларга таратылган иде. Бәяләр тикшерелмәгән, бюджет чыгымнарының тиешле тәртибе юк”, - дип ул прокурорларга, бюджет белән бәйле закон бозулар өчен җәзаны кырысландырыру бурычын куйды. “Алар штрафлар һәм кисәтүләр белән генә котылып калырга тиеш түгел!” – диде Татарстан прокуроры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International