2018 елда Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен 14,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде.
“Бу акча бюджет хезмәткәрләренең айлык акчасын Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирә”, - диелгән 18 гыйнварда РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителгән документның 12нче пунктында.
Федераль бюджетта Россия Финанслар министрлыгы өчен акча 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план чорына каралган.